Наталья Быстрованы туган көне белән котлыйбыз

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Бүген 26 июльдә үзенең юбилеен Татарстан һәм Россия бодибилдингы легендасы, 11 тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Наталья Быстрова билгеләп үтә.

Наталья Быстрова үзенең ярыш карьерасын 1989 елда башлый. 30 елдан артык вакыт эчендә ул үз спорт төрендә иң яхшы спортчыларның берсе була. Аның профессиональ казанышлары арасында Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда күп тапкыр җиңүләр бар. Хәзерге вакытта Наталья тренерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә

ТР Спорт министрлыгы коллективы Наталья Станиславовнаны туган көне белән котлый! Сезгә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек һәм якынлашып килүче Көзге ярышлар сезонында яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International