Казанда йөзү буенча Россия Кубогы финалында Татарстан Республикасы җыелма командасы ирекле стиль белән 4х100 м катнаш эстафетада өченче урынны алды. Спортчыларның нәтиҗәсе 3:30.13 вакыты белән билгеләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эстафетада катнашкан Татарстан җыелма командасы составына Андрей Минаков, Алексей Мерзляков, Дарья Устинова һәм Валерия Саламатина керә.