22 июльдә Мәскәүдә «Төбәкләр сугышы»воркаут буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Төрле төбәкләрдән 80нән артык вәкил сайлап алу этабын узды, аннары үзләренең осталык һәм спорт әзерлеге дәрәҗәсен төгәл күрсәтте.
Татарстан Республикасы исеменнән турнирда Динә Галиева һәм Марк Барышев чыгыш ясады. Финал этабында Марк бронза призер була һәм урам мәдәнияте һәм спортка керткән өлеше өчен КАРДО премиясе халыкара конкурсына бару сертификатын яулый.
Динә Галиева финалга чыкты, әмма ярыш призерлары исемлегенә кермәде.