Кичә, 1 августта, Чаллыда «волейбол шәһәре»партия проекты кысаларында пляж волейболы буенча 80+ ветераннар микст турниры узды. Ярышларда 10 команда катнашты, аларның составына Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Уфа, Хабаровск вәкилләре һәм, әлбәттә, Чаллы хуҗалары керде.
"Шәһәрнең Волейбол федерациясе исеменнән турнирда катнашучыларга, судьялар корпусына турнирда җайлы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Безнең турнирларга автоградка Россия төбәкләреннән катнашучыларның килүе бик күңелле, без сезгә һәрвакыт шат», - диде турнирны ябу тантанасында Чаллы шәһәре волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов.
Турнир нәтиҗәләре:
Беренче урынны Уфа шәһәреннән команда алды;
Икенче урын шулай ук Уфа шәһәреннән командага эләкте;
Өченче урынны Чаллы командасы яулады;
Дүртенче урынны Казан-Хабаровск командасы алды
Ярышларны оештыруны Чаллы шәһәре волейбол федерациясе һәм шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе һәм Татарстан Волейбол федерациясе вице-президенты Андрей Владимирович Ляпунов хуплады.