Татарстан спортчылары Иорданиядә юниорлар арасында көрәш буенча дөнья беренчелегендә Россия исеменнән чыгыш ясаячак

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстаннан өч талантлы спортчы көрәш буенча Россия җыелма командасы составына кертелде. Алар 14-20 август көннәрендә Иордания башкаласы Амманда узачак юниорлар арасында дөнья беренчелегендә Россия исеменнән чыгыш ясаячак.

WWW (itited World Wrestling) сайтында ярышларда катнашучыларның рәсми Исемлеге басылып чыкты, һәм алар арасында Татарстаннан түбәндәге өч спортчы кыз бар:

Диана Антропова, 55 килограммга кадәрге авырлык категориясе;

Милена Федорова, 62 килограммга кадәрге авырлык категориясе;

Екатерина Кошкина, 65 килограммга кадәрге авырлык категориясе

Россия спортчылары AIN аббревиатурасы астында шәхси нейтраль атлетлар сыйфатында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International