24-31 июльдә Бишкек шәһәрендә (Кыргыз Республикасы) ГТФ тхэквондосы буенча дөнья чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Россия җыелма командасы составында турнирда Татарстаннан 15 спортчы чыгыш ясады. Алар җыелма командага 17 медаль, шул исәптән 10 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алып килделәр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.
Ярышларда барлыгы 27 илдән спортчылар катнашты.