Бөгелмә районының «Салют» лагере футболчылары ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының «Салют» балалар сәламәтләндерү лагеры футболчылары ГТО нормативларын үтәделәр.

2012 елда туган яшь спортчылар өчен чараны тренер Марат Бекмурзаев җитәкчелегендәге 2 нче спорт мәктәбе үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.

Балалар түбәндәге нормативларны үтәгәннәр: идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп, биек перекладинада эленеп тору, гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән алга авышу, ике аяк белән этәрү белән озынлыкка сикерү, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, кыска һәм уртача дистанцияләргә йөгерү.

Оештыручылар спортчыларның искиткеч физик әзерлеген билгеләп үттеләр. Барлык катнашучылар да ГТО алтын билгесе нормативларын үтәделәр.

ГТО комплексы чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International