Татарстанлылар стендка ату буенча Россия беренчелегендә бүләкләр яуладылар

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар 21 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниорлар арасында стендка ату буенча Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясыйлар. Турнир бу көннәрдә Мәскәү янындагы «Лисья нора» ату мәйданчыгында уза. Татарстан спортчыларының активында 5 медаль бар.

Катнаш парлар ярышында Кирилл Багров һәм Милена Видманова дәрәҗә пьедесталының югары баскычына күтәрелделәр. Квалификациядә балалар 135 төгәл ату ясыйлар, ә алтын матчта Липецк өлкәсе командасын 6-2 исәбе белән җиңәләр.
Траншея стендында шәхси зачетта 105 (1)+17+15 нәтиҗәсе белән Камилә Вәлиева бронза призер булды. Шулай ук өченче, әмма инде скитта юниорлар арасында Дарья Леомцева була, 112+22+22.

Юниорлар арасында түгәрәк стенд Татарстан җыелма командасына 2 медаль алып килде. Көмеш медальне Марат Нежданов яулады, 116 (3)+25+31, бронза Илья Кушагин, 114 (2)+ 24+21.
Пьедесталдан бер адымда квалификация лидеры Салават Садыйков туктады – 4 урын, 120+22+13.

«Лисья нора» да ярышлар дәвам итә. Бүген, 3 августта, турнирда тагын 3 комплект бүләк уйнатылачак – команда зачетында трапта һәм катнаш командалар арасында скитта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International