Валерия Саламатина-йөзү буенча «чемпионнар Кубогы»Бөтенроссия ярышларының бронза призеры

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген Кемеровода йөзү буенча «чемпионнар Кубогы»Бөтенроссия ярышлары старт алды. «Кузбасс-Арена» күпфункцияле комплексы юлларына Россия чемпионатының иң көчле спортчылары чыкты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчысы шул ук көнне турнирның бронза бүләгенә ия булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте. Валерия Соломатина ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә өченче булды. Аның нәтиҗәсе 56,09 секунд.

Турнир иртәгә, 5 августта тәмамланачак. Бу көннәрдә 113 йөзүче медальләр өчен генә түгел, ә 10 000 000 сумлык приз фонды өчен дә көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International