4-14 августта Беларусь Республикасында БДБ илләренең II уеннары уза. БДБ илләреннән 4 000нән артык спортчы катнашындагы ярышлар 20 спорт төрендә уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.
Авыр атлетика буенча ярышларда Россия җыелма командасы өчен беренче алтын медальне Татарстан штангачысы Регина Шәйдуллина алып килде. 45 кг авырлык категориясендә спортчы 150 кг нәтиҗә күрсәтә, Вьетнам һәм Белоруссия көндәшләрен узып китә.
Исегезгә төшерәбез, БДБ илләренең Беренче уеннары Казанда 2021 елда узды.