Татарстан спортчысы Айгөл Хәбибуллина БДБ илләренең II уенында пуля белән ату буенча турнирның икенче көнендә ике югары дәрәҗәдәге медаль яулады.
Минскида беренче алтын кыз шәхси турнирда ВП-60 күнегүендә, пневматик винтовкадан 60 тапкыр юниорлар арасында басып атуда яулый. Чемпион нәтиҗәсе: квалификациядә 627 очко, финалда 251.9 очко.
Көн дәвамында икенче тапкыр ул Россия җыелма командасы составында команда ярышларында 1 урынга күтәрелде. Анастасия Муравьева һәм Виолетта Одинаева белән бергә алар 1890,4 очко җыялар, көмеш призер Беларусь Республикасы җыелма командасын 40тан артык озаталар.
Айгөл активында БДБ илләренең II уеннарында инде 3 медаль бар. Беренче бронзасын ул турнирның беренче көнендә, микста ала. Спортчының тренеры Екатерина лузганова.