10 августта Ульяновскта «Волга-Спорт-Арена» да Казанның «Ак Барс-Динамо» һәм Түбән Новгородның «Старт»командалары арасында туп белән хоккей буенча иптәшләрчә матч узды.
Уенның 34 нче минутында «Ак Барс-Динамо» гол кертә ала, аның авторы Лионов була. Соңрак, 60 нчы минутта, даими вакыт ахырында, «Старт» Литвинов голы ярдәмендә исәпне тигезли ала. Җавап һөҗүме озак көттермәде. Өстәмә вакытта 61 нче минутта Ак Барс-Динамо икенче гол кертә ала, аның авторы Баев була.
Счет 2:1 исәбе белән «Ак Барс-Динамо»файдасына тәмамлана.