Актаныш районында физкультурниклар көне бәйрәме Б.Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионда узды.
Бу көнне бәйрәм кунаклары өчен төрле спорт программасы оештырылды, шул исәптән җиңел атлетика буенча спорт мастеры Фирая Солтанова-Ждановадан мастер-класс. Бәйрәм мәйданчыгында ул яшь спортчылар һәм физик культура укытучылары өчен мастер-класс күрсәтте.
Шулай ук бәйрәмдә ГТОның алтын отличие билгеләре һәм Рәхмәт хатлары, 2023 елгы ГТО кышкы фестиваленең республика этабы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы өлешне тәмамлагач, 1 һәм 2 нче мәктәп укучылары ГТО нормативларын үтәделәр.
Бәйрәм алдыннан, 11 нче көнне, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын үтәүгә керештеләр. 5 учреждениедән 60 бала 30 метрлы дистанциягә йөгерү нормативларын үтәгән.
Физкультурниклар Көнен Бәйрәм Итү «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.