Бөгелмәдә Физкультурачы көне шимбә көнне «Энергетик»стадионында узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Бәйрәмнең бер урыны ГТО мәйданчыгы булды. Монда теләгән һәркем комплекс нормативларын тапшыра алган. Шулай ук нормативлар исәбенә электрон коралдан ату, Скандинав йөреше, 2000 һәм 3000 метрга йөгерү буенча ярышлар узды.
Чараның тантаналы өлешендә һәр программада җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Мәгариф мәктәпләренең иң яхшы укытучыларына ГТО алтын билгеләре тапшырылды.