«Дельфин» СК коллективы ГТО нормативларын үтәде

2023 елның 12 августы, шимбә

Балык Бистәсе районында физкультурниклар көнендә Дельфин  спорт комплексы коллективы ГТО хәрәкәтенә кушылды.

Тест үзәгенең мобиль мәйданчыгында ГТО белгече алардан түбәндәге нормативларны кабул итте:

тәнне күтәрү, биек аркылыда тартылу, алга авышу, озынлыкка сикерү.

Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International