Баулы муниципаль районында «галактика балалары»палаткалы лагерьлар фестивале уза. Ел саен фестиваль Татарстанның төрле районнарында уза, быел палаткалы шәһәрчек Баулы районында Сабантуй уздыру территориясендә урнашты.
13 августта ГТО тест үзәге судьялары 200ләп бала ял иткән лагерьга килделәр. Алар өчен судьялар спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрделәр, шулай ук ГТО комплексын сынап карарга тәкъдим иттеләр.
Балалар гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга таба авышып, ике аягына этәрү белән озынлыкка сикерү, аркада ятып торудан гәүдәләрен күтәрү һәм 3х10 метрлы челнок йөгерештә үз көчләрен сынап карадылар.
Балалар чарада бик теләп катнаштылар. Хәзер аларның һәрберсе ГТО нормативларын үтәп, тиешле билге ала алачак.