Татарстан спортчысы рус шашкасы буенча бөтенроссия ярышларында ике медаль яулады

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Самарада 22-30 август көннәрендә узган рус шашкасы буенча «Волга таңнары-2023» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирда Россиянең 23 төбәгеннән 200дән артык кеше катнашты. 

Ярышлар программасына классика һәм яшенле уен керә, шулай ук бу көннәрдә яшенле һәм тиз уен буенча Самар өлкәсе беренчелеге уза. 

Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча республика спорт мәктәбе тәрбиячесе, Халыкара гроссмейстер Дамир Рысаев классик программада җиңеп, Бөтенроссия ярышларының яшенле программасында 2 урынны яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International