22 сентябрьдә Азнакай муниципаль районының Актүбә районында ГТОның яңа мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Ул «Барс»кышкы спорт төрләре буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе территориясендә урнашты.
Яңа спорт объекты ачылу хөрмәтенә мәйданчыкта район халкы арасында ГТО Җәйге фестиваленең 1 (муниципаль) этабы уздырылды. Комплекс дисциплиналарында үзләрен күрсәтергә тиешле катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм җиңүчеләрнең фестивальнең киләсе этапларында районны яхшы тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерде.
ГТОның җәйге фестивале «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.