Майкопта 23-28 сентябрьдә тхэквондо буенча Россия чемпионаты узды. 49 төбәктән 400дән артык иң көчле спортчы 16 комплект бүләкләр өчен үзара ярышты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан тхэквондистлары төрле авырлык категорияләрендә 4 медаль яулады:
Хатын-кызлар арасында 49 кг авырлыкта турнирның көмеш призеры Анна Казарновская булды. Елизавета Родина 53 кг авырлыкта бронза медаль яулады.
Ир-атлар арасында 68 кг авырлыкта Магомед Рамазанов көмеш призер булды, өченче урында Семен Фролов.