Бүген, 14 ноябрьдә, «Динамо» спорт комплексы диварларында хокук саклау органнары ветераннары арасында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Кубогына волейбол буенча ярышларга старт бирелде.
Турнир чирек гасыр дәвамында ведомство һәм Динамо җәмгыятен җитәкләгән ТАССР Эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Салих Зелялетдин улы Япеев истәлегенә багышлана.
Турнирның максатлары булып волейболны популярлаштыру, физкультура-спорт җәмгыяте традицияләренең берсе буларак ветераннар спортына ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия төбәкләренең хокук саклау органнары арасында дуслык элемтәләрен ныгыту тора.
Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов та бар иде. Ул ассызыклаганча, бу спорт бәйрәме иң көчлеләрне ачыклауга гына түгел, ә Дуслык бәйләнешләрен ныгытуга да юнәлдерелгән. Хәлил Шәйхетдинов Таҗикстаннан килгән катнашучыларга турнирны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм барлык ветераннарга уңышлар, җиңүләр һәм күңелле вакыт үткәрүләрен теләде.
Хокук саклау органнары ветераннары арасында волейбол буенча XVIII Бөтенроссия турнирында катнашу өчен 19 команда килгән. Алар арасында Марий Эл, Уфа, Яр Чаллы, Пермь крае, Чиләбе, калуга, Самара, Киров, Ульяновск өлкәләре, Таҗикстан, Чуваш Республикасы, Удмуртия Республикасы спортчылары бар.