Искә төшереп китик, 2013 елгы Универсиаданың волонтерлык программасы яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендәге инновацион проект булды. 19970 кешедән гыйбарәт халыкара волонтерлар командасы хәзерге Россия тарихында беренче тапкыр оештырылды. Казандагы Уеннарда нәкъ менә шуның кадәр яшь кеше эшләде, алар дөньяның 38 иленнән һәм Россия Федерациясенең 81 субъектыннан килгән иде. Волонтерларның гомумроссия командасын әзерләү ике ел дәвамында илебезнең 37 төбәк үзәкләре базасында тормышка ашырылды.
Казан дәүләт энергетика университетында ирекле ярдәмчеләрне “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең генераль директоры урынбасары — аппарат җитәкчесе Лариса Сулима сәламләде. “Инде бик тиздән барлык уку йортларында беренче курс студентлары көне узачак. Аннары без Волонтер көнен билгеләп үтәчәкбез, моннан тыш, республикабызны ТР студентларының бердәмлеге атналыгы да көтә. Берсүзсез, без бу елның төп бәйрәме булган Универсиаданы әле бик озак хәтерләячәкбез. Ул барыбызны да берләштерде: бу вакыйганы оештыруга бик күп сандагы кеше тартылган иде. Болар арасында волонтерлар да, объектларда хезмәт куючылар да, һәм башка, һәм башка бик күпләр бар иде. Якын вакытларда бик күп бүләкләү тантаналары булачак — төзүчеләрне дә, энергетикларны да, рестораторларны да, кунакханәчеләрне дә, партнерларыбызны да, Универсиада Дирекциясе хезмәткәрләрен дә бүләкләячәкбез. Һәр коллективның җитәкчелеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерүне үзенең бурычы дип саный, чөнки без чыннан да искиткеч зур эш башкардык һәм кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк”, — дип билгеләп узды Лариса Сулима.
Кичә узган очрашуда волонтерлар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм алар өчен Универсиаданың нинди булганлыгы турында сөйләделәр. “Йөрәгемдә калган иң якты кичерешләр Уеннарның ачылу тантанасы белән бәйле. Мин спортчылар парадын алып чыктым, һәм миңа стадион мәйданына иң беренчеләрдән аяк басарга насыйп булды. Бу бик шәп, һич кабатланмас нәрсә иде: 45 кешелек стадион шау-гөр килә, алкышлар яңгырап тора. Хисләр тулып аша иде”, — дип искә ала «Казан 2013» волонтеры Екатерина Егуданова.
Ректорлар исеменнән рәхмәт хатлары Универсиада вакытында активлык күрсәткән барлык егет-кызларга да тапшырылды. Хәзер Уеннар үзләре инде сагыну хисе белән искә алына. Тик шунысы ачык аңлашыла — әлеге вакыйга иң югары дәрәҗәдә узды, ә бу исә ирекле ярдәмчеләр булышлыгыннан башка мөмкин түгел иде.