Кайбыч районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр өчен ГТО комплексы нормативларын үтәү буенча спорт чарасы уздырылды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Өлкән буын өчен сайлау сынауларының берсе скандинавия йөреше булды.
Оештыручылар скандинавия йөреше физик күнегүләрнең бик файдалы төре дип билгелиләр. Күнегүләр вакытында барлык мускулларның якынча 90% катнаша. Ул йөрәк һәм үпкә эшен, координацияне, матдәләр алмашын яхшырта, чыдамлыкны арттыра, канны кислород белән тутыра. Моннан тыш, скандинавия йөреше вакытында гадәти йөрүгә караганда 46% күбрәк калория яндырыла.