Казанда 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында дзюдо буенча ТР беренчелеге узды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

3 февральдә Казанның «Батыр» дзюдо үзәгендә 23 яшькә кадәрге юниорлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда республиканың әйдәп баручы мәктәпләре һәм дзюдо клублары вәкилләре 90 спортчы катнашты. 

Ярышларда хөрмәтле кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева, Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясе вице-президенты, дзюдо буенча Россия спорт мастеры Раил Моратшин, Татарстан Республикасы дзюдо ветераны, Татарстан Республикасында дзюдога нигез салучыларның берсе Евгений Зюрнин катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар 2024 елның 24-26 февралендә Ульяновскта узачак 23 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниорлар арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җитдирәк стартларда чыгыш ясау хокукына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International