17-19 февральдә Казан олимпиада резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексы СССРның халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков, Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышларын каршы алачак.
Турнирда Татарстан, Идел буе федераль округы республикалары һәм өлкәләре, Севастополь, Чукот крае һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200 яшь көрәшче катнашыр дип көтелә.