Биектау районы спорт комплексында «беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. Балалар үзләрен озынлыкка сикерү, алга авышу, кысу һәм пресс кебек дисциплиналарда сынап карадылар.
Хәзер балаларга сайлау буенча тагын 2 нормативны үтәргә туры киләчәк. 10 февральдә «Россия чаңгы юлы» кысаларында алар чаңгыда йөгерү нормативын тапшырачаклар, икенче сынауны алар үзләре сайлаячаклар.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.