11-12 февральдә Нагорный бистәсендә трамплиндан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда икебәйге буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак. Ярышларда Казан, Әлмәт һәм Лениногорск спортчылары катнашачак.
Ярышларның беренче көнендә HS-32 m һәм HS - 60 m трамплиныннан чаңгыда сикерүләр узачак.
12 февральдә чаңгы икебәйгесе буенча беренчелек кысаларында HS-32 m һәм HS-60 m, шулай ук 2, 3 һәм 5 км чаңгы узышлары өчен ТРАМПЛИНДАН чаңгыда сикерү буенча ярышлар узачак.