10-18 февральдә Әлмәттә Tennis City спорт үзәге базасында теннис буенча Россия Кубогы узачак. Турнир ялгыз, парлы һәм катнаш парлы разрядларда олимпия системасы буенча ярымфиналда җиңелүчеләр өчен өченче урын уйнату белән узачак.
10 һәм 11 февральдә сайлап алу этаплары узачак, ә дүшәмбедән турнирның төп этабы башланачак. Финал матчлары 17 һәм 18 февральгә планлаштырылган.