РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Раис Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар һәм киләчәк уеннарын Аккредитацияләү үзәге эше белән таныштылар.
Үзәк эшенә 27 оператор һәм 3 куратор җәлеп ителгән. Кунакларга үзәкнең эше, аерым алганда, гаризалар бирү тәртибе, мәгълүматларны тикшерү һәм аккредитация карталары әзерләү турында сөйләделәр. «Казан Экспо " үзәгендә барлыгы 11,5 меңгә якын кешене аккредитацияләү планлаштырыла.
Шулай ук аккредитация үзәкләре Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәгендә (МИЦ), ИТ-паркта, KRAVT кунакханәсендә эшләячәк. 17 февральдән аккредитация карталарын Казан аэропортында, ә 21 февральдән Сочи шәһәренең аккредитация үзәгендә алырга мөмкин. Бу үзәкләр 3 мартка кадәр 9:00дән 18:00гә кадәр эшләячәк. Шулай ук аккредитация белән бәйле мәсьәләләрне киләчәк Уеннарның спорт һәм тренировка объектларында махсус стоекларда хәл итәргә мөмкин булачак.
Аннары РФ вице-премьеры һәм Татарстан Раис волонтерлар белән аралашты. Киләчәк уеннарына Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 30 иленнән 2 меңләп волонтер җәлеп ителәчәк. Барлыгы 20дән артык функциональ юнәлеш каралган, алар өч категориягә берләштерелгән: спорт мәйданчыгы волонтерлары (киберволонтерлар), сервис юнәлешләре волонтерлары, волонтер-атташелар.