Буа районында муниципаль хезмәткәрләр арасында ГТО фестивале узды

2024 елның 9 феврале, җомга

Бүген, 9 февральдә, Буа муниципаль районының «Импульс» спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләр арасында традицион ГТО фестивале узды.

Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Анда мәдәният идарәсе учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Чара программасында мәҗбүри исемлеккә кергән ГТО нормативларын тапшыру планлаштырылган иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучыларның 80% ы отличие билгеләренә нормативларны уңышлы үтәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International