9 февральдә Кайбыч районының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында яшь спортчылар арасында йөзү буенча районара ярышлар узды. Искәртеп узабыз, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Урамда салкын һава торышы, ә бассейнда, киресенчә, эссе. Спортчыларның көндәшлек рухыннан, җиңүгә омтылышларыннан да һава кызды. Бассейнда алар барысы да үзләрен судагы балык кебек хис итәләр. Күпләр бу спорт төре белән күптән шөгыльләнәләр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр, шулай ук спорт разрядлары да бар. Бу ярышларда катнашучылар арасындагы көндәшлекне көчәйтте генә. Төрле яшь категорияләрендә ирекле стильдә, брасста, аркада йөзүдә һәм баттерфляйда ярыштылар. Шулай ук команда эстафетасы да узды.
Спорт комплексында өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган.
Ярышлар оешкан рәвештә узды. Яшь спортчылар үз көчләрен сынап карый алдылар, шулай ук аралаша алдылар, башка районнардан килгән спортчылар белән дуслаша алдылар.
Ярышларның барлык нәтиҗәләре «ГТО»ВФСК нормативларын тапшыру исәбенә керәчәк.