Серафим Солодовников 400 метрга йөгерүдә Европа рекордын җимерде

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Казанның «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчесе Серафим Солодовников 400 метрга йөгерүдә 45,96 секундта дистанцияне үтеп, Европаның яңа яшүсмерләр рекордын куйды. 

Әлеге нәтиҗәгә юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге кысаларында ирешелгән, ул 9-11 февральдә Санкт-Петербургта узган. 

Моннан тыш, Данил Корнев 7м. 80 см нәтиҗәсе белән озынлыкка сикерүдә беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International