9 февральдә Татарстан Республикасының Питрәч авылында «Форвард»ябык футбол манежы ачылды.
Тантаналы ачылышта район башлыгы Илһам Кашапов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «Рубин» футбол клубы генераль директоры Александр Айбатов, «Рубин» футбол клубы легендасы Рөстәм Хуҗин катнашты.
Ябык манеж универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында төзелгән. Аның гомуми мәйданы 1324,6 квадрат метр тәшкил итә һәм ул, беренче чиратта, спорт мәктәбе һәм яшьләр футбол лигалары тәрбияләнүчеләренең мини-футбол белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән.