Буада «Татарстан чаңгы юлы - 2024» массакүләм чаңгы ярышлары узды

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

10 февральдә Буа муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы - 2024»массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чарада 468 кеше катнашты, алар арасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары, укытучылар, предприятие һәм оешма эшчеләре һәм хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар. 

Массакүләм старт белән берлектә билгеле яшь категорияләре буенча ГТО старты оештырылды. 

Ярышлар нәтиҗәләре буенча катнашучылар:

1 урын 22 катнашучы;

2 урын 22 катнашучы;

3 урын 22 катнашучы

Ярышларда җиңүчеләр спорт һәм туризм бүлегеннән, ТР БМР ИК яшьләр эшләре бүлегеннән һәм «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International