10 февральдә трамплиннар комплексы территориясендә «Россия чаңгы юлы»ХLII Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды.
Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова чыгыш ясады.
Тантаналы ачылыш кысаларында шәһәрнең спорт тормышында актив катнашкан гаиләләр Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәгән катнашучылар таныклык һәм алтын отличие билгесе белән бүләкләнделәр.
Стартка төрле яшьтәге 1500 чаңгычы чыкты. Ярыш программасы үз эченә һәвәскәрләр өчен дә, профессиональ спортчылар өчен дә дистанцияләрне ала.