9 февральдә Югары Ослан районындагы «Свияга» стендка ату комплексының медиа-үзәгендә Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Көн тәртибендә берничә төп мәсьәлә тора, шул исәптән 4 еллык эш чоры өчен хисапны раслау һәм җитәкче органнарны яңа циклга сайлау.
Федерация президенты итеп Сергей Демин яңадан сайлана, беренче вице-президент итеп Фиргат Җиһаншин билгеләнә. Пуля һәм стендта ату юнәлешләре буенча вице-президентлар вазифаларын Николай Васюхин һәм Альберт Бадртдинов саклап кала.