Бүген Биектау УСК - да (Биектау авылы, Үзәк урам, 11 нче йорт, А) Россиянең Атказанган тренерлары Сәхабетдинов Мягас Мөбарәкшинович һәм Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улы истәлегенә билбау көрәше буенча ХХ Бөтенроссия турнирына тантаналы старт бирелде.
Тантаналы ачылышта Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин, «Ак Барс» Көрәш сарае директорының беренче урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстан Республикасы сумо федерациясе президенты Фәрит Шәйхетдинов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Турнирда Владимир өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән, Приморье краеннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Волгоград өлкәсеннән, Самар өлкәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 100 спортчы катнаша.