Кайбычлар «Татарстан чаңгы юлы 2024»кә кушылды

2024 елның 10 феврале, шимбә

10 февральдә Татарстан Республикасының Кайбыч районында «Татарстан чаңгы юлы 2024»массакүләм чаңгы ярышы узды. Чара ел саен «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Ярышның төп мәйданчыгы булып Олы Кайбыч авылындагы Дубрава паркы тора. Биредә беренчеләрдән булып Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чаңгы трассасын сынап карадылар. Алар сайланган дистанцияне ГТО нормативлары исәбенә үттеләр.

Оештыручылар паркта көне буе бәйрәм атмосферасы хөкем сөргәнен билгеләп үтәләр. Музыка уйнады, ярышларга күп катнашучылар һәм кунаклар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International