10 февральдә Азнакайдагы чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» XLII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышын уздыру кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2024»республика ярышлары узды.
Чарада 1000гә якын шәһәр кешесе, шул исәптән гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының җыелма командалары, шулай ук район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Иң яхшы катнашучыларга үз дистанцияләрендә алтын медальләр тапшырылды. Җиңүчеләр булдылар:
Балалар арасында: Аделина Шәрәфиева Низам Фәртдинов, Азалия Шәрәфиева, Морат Халиков, Ләйсән Сөләйманова, Раян Фәтклисламов, Аделя Халикова, Ислам Шәрәфиев, Аделя Низаметдинова, Инсаф Шафиков.
Өлкәннәр арасында: Альберт Рахманов, Нәфисә Шәфикова, Гөлназ Җиһаншина, Рәмзия Сәхбиева, Разилә Шәрипова, Нияз Нуриев, Денис Ишембаев, Рамил Халиков, Азат Йосыпов, Салават Шәрәфиев.
Шулай ук оештыручылар махсус номинацияләр тапшырдылар:
Иң яшь чаңгычы Кристина Тазова;
Җиңү теләге өчен - Тимур Гәрәев.