Бүген, 13 февральдә, Татарстан Республикасы ир-атлар җыелма командасы Төмәндә уза торган иң көчлеләр Спартакиадасында чаңгы эстафетасында (4-7, 5 км) җиңү яулады.
Татарстан җыелма командасы өчен эстафетада Андрей .ьков, Сергей Ардашев, Антон Тимашов һәм Иван Горбунов чыгыш ясады.
Икенче урынны Евгений Семяшкин, Ермил Вокуев, Илья Порошин һәм Илья Семенков составындагы Коми командасы алды.
Төмән спортчылары эстафета финишына өченче булып килделәр. Төмән өлкәсе җыелма командасы өчен Иван Якимушкин, Евгений Белов, Денис Спицов һәм Артем Мальцев чыгыш ясады, ул ярышны соңгы этапта тәмамлады.