Бүген, 14 февральдә, Татарстан сноубордчысы Владислав Хадарин 88,45 балл нәтиҗәсе белән слоуп-стайл дисциплинасында ир-атлар арасында беренче урынны яулады. Иң көчлеләр Спартакиадасы кысаларында сноуборд буенча ярышлар Миасста уза.
Икенче урынны Никита Абозовик (80,30), өченче урынны Михаил Матвеев (76,35) алды.