Татарстанлы Данил Садреев иң көчлеләр Спартакиадасында трамплиннан сикерүдә «көмеш» яулады

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы спортчысы Данил Садреев HS85-109 ир-атлар арасында ТРАМПЛИНДАН сикерүдә икенче урынны алды. Аның нәтиҗәсе 246,7 балл тәшкил итә. 

Трамплиндан чаңгыда сикерүдә алтын медальне Мәскәүдән Михаил Назаров яулады. Ике омтылышта җиңүче 254,5 балл җыйган. Ярышларда Свердловск өлкәсе командасыннан Михаил Пуртов 244,1 балл нәтиҗәсе белән өченче булды.

Хатын-кызлар арасында HS 85-109 трамплиныннан чаңгыда сикерүдә Татарстан спортчысы Аделина Ибраһимова аерылып торды. Ул 208 балл җыеп, иң көчлеләр Спартакиадасында бронза медаль яулый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International