12 февральдә Тольяттида батутта сикерү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Ярышларда илнең 7 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасын Бөгелмә урта гомуми белем бирү мәктәбе-1 тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.
Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Батутта шәхси сикерүләр
1 урын-Арина Шәрифуллина (МС программасы);
1 урын-Руслан Әминов(МС);
2 урын-Тимур Бәхтияров (КМС);
2 урын-Әмир Рамазанов (1 разряд);
2 урын-Анна Квитковская (1 разряд );
3 урын-Әмирхан Мусин (2 разряд)
Икеләтә минитрампада сикерү:
2 урын-Арина Шәрифуллина;
2 урын-Тимур Бәхтияров;
Батутта синхрон сикерүләр:
1 урын - Тимур Галимов һәм Тимур Бәхтияров;
3 урын-Ирина Куликова һәм Софья Крюкова
Шулай ук 11-12 яшьлек кызлар арасында батутта сикерү буенча команда ярышларында Регина Кагенова, Аделя Абдуллина, Анна Квитковская көмеш медальләр яуладылар. Шул ук яшь категориясендәге малайлар арасында җиңүгә бер адымда Артем Косарев һәм Әмир Рамазанов калды.13-16 яшьлек юниорлар арасында Арина Шәрифуллина, Томирис Кагенова һәм Влад Заярнюк икенче урынны алдылар. Юниорлар исә пьедесталның өченче баскычын яуладылар (Руслан Әминов, Тимур Бәхтияров, Тимур Галимов һәм Александр Дроздов).