17 февральдә «Сәламәтлек – 2024» Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы КФК арасында чаңгы узышлары буенча II этап – Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Ярышлар Лебяжье күлендә, «Динамо»л/базасында узды.
Тантаналы шартларда «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасына йомгак ясалды һәм җиңүче һәм призер командаларны бүләкләделәр. Кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасында «Метроэлектротранс» МУП командасы җиңде, икенче урынны Казан шәһәренең «ПАТП no 2» МУП командасы алды, өченче урынны «Транспроект»АҖ командасы алды.
Чаңгы узышлары буенча тармакта ГКУ Главтатдортранс командасы җиңде. Икенче урынны «Алексеевскдорстрой»АҖ командасы алды. Өченче урынны Казан шәһәре ПАТП no 2 МУП командасы алды.
Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүче командалар һәм призерлар кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр.