Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Әфганстанның Милли олимпия комитеты рәисе Әхмәдулла Васик белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе Марат Бариев һәм Казан олимпиада резервы училищесы директоры катнашты.
Очрашуда яклар Казанда булачак Киләчәк Уеннар турында фикер алыштылар, шулай ук яшүсмерләр арасында ислам уеннарын уздыру турында фикер алыштылар.