Рафис Борһанов туризм тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 2 нче өлеш

2013 елның 27 сентябре, җомга
Бүген Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Моның белән бәйле рәвештә, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сәяхәт һәм туризм белән бәйле булган туризм компанияләр хезмәткәрләрен, экскурсия алып баручыларны, музей хезмәткәрләрен һәм кунакханә комплекслары персоналларын бәйрәм белән котлады.
“Бу көн дөньяның теләсә кайсы ноктасында ачык ишекләр көне. Дөнья тирәли сәяхәт итәргә теләмәгән һәм яратмаган бер генә кеше дә юк. Бу үзен турист дип санаган һәркем өчен бәйрәм. 27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Бу көнне туристлар слетлары, табигатькә чыгулар оештырыла. Күпсанлы илләр гражданнары өчен төрле туристлык проектлары, программалар оештыра. Бүгенге көндә фотоларда күпсанлы матур урыннарны күрергә мөмкин, әмма турист кичергән хис-кичерешләрне бер ни дә алмаштыра алмый. Турист булу модада, ә иң мөһиме – сәламәт һәм актив булу.
ТР туризмның төрләрен үстерергә мөмкинлек бирүче уникаль тарихи-мәдәни һәм табигый ресурсларга ия. Туристларны Казан гына түгел, ә Болгар, Алабуга, Биләр, Раифа, Свияжски, Чистай да җәлеп итә. Туристлар республиканың башка районнарына да сәяхәт кыла, аларның һәрберсе үзенчәлекле мәдәнияткә, этник осотавка, табигый шартларга, тарихка һәм архитектурага ия.
Туризм – дөньяви икътисадта яшәү дәрәҗәсен билгеләүче көчле һәм җитди тармак.
Мин барлык туристларга да яңа юллар, ә турбизнес өлкәсендә эшләүчеләргә һөнәри уңышлар һәм тотрыклылык телим”, - диелгән котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International