25 февральдә Казанда «Рубин» стадионында хатын-кызлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Кышкы чемпионатының финал этабы узды.
Казанның «Мирас-КНИТУ» командасы хатын-кызлар командалары арасында Татарстан кышкы чемпионатын җиңү белән тәмамлады. Турнир вакытында бу команда капкасына бер генә туп та очып керми. Икенче урынны Казанның «Хезмәт резервлары»командасы алды. Бронза медальләр Түбән Каманың «Нефтехимик»за калды.