Казан спортчысы җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

ФСО Центральный тәрбияләнүчесе Юлия Сохацкая җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында бишбәйгедә икенче урынны яулый. Спортчы үзен 60 метрга киртәләр белән йөгерүдә, биеклеккә һәм озынлыкка сикерүдә, ядроны этеп җибәрүдә, шулай ук 800 метрга йөгерүдә күрсәтә.

Чемпионат 23-25 февральдә Мәскәүдә узды. Өч ярыш көнендә 30 комплект бүләк уйнатылды хатын – кызлар һәм ир-атлар арасында 15әр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International