Кайбычта укучылар чаңгыда йөгерү нормативларын үтәделәр

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

13 февральдә Кайбыч районының Кече Мәми гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чаңгыда йөгерү буенча ГТО нормативларын үтәделәр. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Укучылар, таләпләргә карап, үз баскычларында 1000 яки 1500 метр араны узганнар. Уку-күнекмә дәресләре барышында ярышларда катнашучылар үзләренең әхлакый-ихтыяр сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек ала, мәсәлән, дисциплиналылык, ныклап тырышу, кыюлык һәм үзләрен Җиңү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International