23-25 февральдә Түбән Новгородта каратэ буенча Россия Кубогы узды. Ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 267 спортчы катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчысы Илья Савин ир-атлар арасында 60 кг. га кадәр категориядә алтын медаль иясе булды. хатын-кызлар арасында 68 кг. га кадәр категориядә чыгыш ясаган Камилла Бикмуллина бронза призер булды.