2 мартта «Динамо» чаңгы базасында хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында «Сәламәтлек – 2024» Спартакиадасы кысаларында чаңгы узышлары буенча ТР Чемпионатының өченче этабының финал ярышлары узды.
Чаңгы узышлары буенча республика чемпионы булып автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы командасы танылды. Икенче урынны мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды. Өченче урында тормышны тәэмин итү хезмәткәрләре профсоюзы командасы.
Ярышлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы була. Җиңүче Команда һәм призерлар кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, вымпеллар белән бүләкләнәләр.